Каз өмәсе – халкыбызның борынгыдан килгән матур йоласы. 28 ноябрьдә Түбән Кама районының Колмакчы авылында аны бишенче тапкыр бәйрәм итәчәкләр. Кунакларны борынгы гореф-гадәтләр, милли уеннар, остаханәләр һәм татар эстрадасы артистлары катнашындагы концерт көтә.

Авыл халкы бәйрәмгә үзенчәлекле программа әзерләгән. Иртәнге сәгать 8дә башланачак чарада каз йолку йоласы күрсәтеләчәк, катнашучылар чишмәгә дә төшәчәк. Мәдәният йорты фойесында кул эшләре буенча остаханәләр эшләячәк. Җыр-биюләр, әйлән-бәйлән, милли уеннар һәм күңелле тамашалар да бәйрәмгә ямь өстәячәк.

Бәйрәмнең кичке өлеше сәгать 18:00дә авыл мәдәният йортында узачак концерт белән дәвам итәчәк. Сәхнәдә татар эстрадасы артистлары чыгыш ясаячак.

Оештыручылар бәйрәмгә гаиләләре белән килергә чакыра. Концертка керү ирекле.