Түбән Кама прокуратурасы шәһәрдәге торак инспекциясе эшендә закон бозулар ачыклаган. Тикшерү барышында контроль чаралар турындагы мәгълүматны реестрга вакытында кертмәү, халык мөрәҗәгатьләрен тиешенчә карамау очраклары билгеле булган.
Прокуратура мәгълүматларына караганда, кайбер тикшерүләр турындагы белешмәләр бердәм реестрга соңарып кертелгән, ә аерым очракларда бөтенләй теркәлмәгән.
Шәһәр халкының шикаятьләрен караганда да җитешсезлекләр табылган. Инспекция хезмәткәрләре мөрәҗәгатьләрдәге дәлилләргә һәрвакыт тиешле хокукый бәя бирмәгән. Кайбер очракларда күрсәтелгән фактларны тулысынча тикшермәгәннәр, ә кайберләрен бөтенләй игътибарсыз калдырганнар. Җавапларны да законда билгеләнгән вакыттан соң җибәргәннәр.
Прокуратура Татарстан Дәүләт торак инспекциясе җитәкчесе исеменә күрсәтмә юллаган. Хәзер документ карала.
Моннан тыш, реестрга мәгълүмат кертү тәртибен бозган өчен торак инспекциясенең ике хезмәткәренә карата административ эш кузгатылган. Аларның икесе дә җаваплылыкка тартылган.
Альбина Вәлиева
MAX
