Түбән Кама районының Колмакчы авылында яшәүче Исламия Миңнехановага 96 яшь тулды. Тыл хезмәтчәнен туган көне белән котларга Елантау авыл җирлеге башлыгы Владимир Лебедев килде.

Бу хакта «Колмакчы авылы» төркемендә хәбәр ителә.

Владимир Лебедев Исламия Миңнехановага тирән хөрмәтен белдерде, тормышындагы барлык сынауларны лаеклы узуы өчен рәхмәт әйтте. Аның озын гомер юлы күпләргә үрнәк булуын билгеләп үтте.

Юбилярга Россия Президенты Владимир Путин, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Радмир Беляев исеменнән котлау хатлары һәм бүләкләр тапшырылды.