Илнар Сираев Түбән Кама башкарма комитеты җитәкчесе итеп билгеләнде. Аның кандидатурасын 11 ноябрьдә шәһәр советы сессиясендә депутатлар бертавыштан хуплады.
Илнар Сираев тумышы белән Түбән Камадан. Озак еллар эшмәкәрлек белән шөгыльләнгән, 2017 елдан «Нефть-НК» җәмгыятен җитәкләгән. 2023 елдан Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитетында эшмәкәрлеккә ярдәм итү һәм аны үстерү идарәсе башлыгы булып эшли.
Башкарма комитет җитәкчесе вазифасына тагын бер кандидат – шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Виктор Бельский булган. Ул торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре өчен җавап бирә.
Альбина Вәлиева
MAX
