Россия халыкларының бердәмлеген саклауда милли массакүләм мәгълүмат чаралары зур роль уйный. Шуңа күрә аларның эше гомумдәүләт әһәмиятенә ия. Бу хакта Казанда узган XI Милли массакүләм мәгълүмат чаралары форумында «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев белдерде.

«Сезнең һәркайсыгыз көндәлек хезмәтегез белән Россия бердәмлеген саклауга үз өлешен кертә. Милли матбугат чараларының эше шуңа күрә аеруча мөһим. Аларның ике төп бурычы бар. Беренчедән, журналистлар буларак, мөһим темаларны яктырталар, яңалыклар җиткерәләр, җәмгыятьне борчыган мәсьәләләрне күтәрәләр. Икенчедән, туган телне һәм мәдәниятне саклыйлар. Милли массакүләм мәгълүмат чаралары ярдәмендә Россия халыкларының туган телләре яши һәм үсә, Ватанга мәхәббәт тәрбияләнә, илебез халыкларының рухи кыйммәтләре саклана», — дип мөрәҗәгать итте ул форумда катнашучыларга.

Айдар Сәлимгәрәев билгеләп үткәнчә, бу бурычларны үтәү өчен редакцияләрнең һөнәри мөмкинлекләре заман таләпләренә җавап бирергә тиеш. Шулай булганда гына алар аудитория игътибары өчен көндәшлек итә ала. Бүген милли массакүләм мәгълүмат чараларының укучылар һәм тамашачылар өчен кызыклы, актуаль һәм кирәкле булып калуы мөһим, дип өстәде агентлык җитәкчесе.