Рифкать Нурый улы һәм Гөлсинә Равил кызы Гыйләҗиевларның гаилә коруларына быел 50 ел тулды. Алтын туйларын алар Түбән Кама никахлашу сараенда якыннары һәм кунаклар белән бергә билгеләп үтте.

Гаилә тарихы Саба районының Иске Икшермә авылында башлана. Рифкать белән Гөлсинә бер-берсен беренче күрүдән үк ошаталар. Өч ел очрашып йөргәннән соң, Казанда бергә белем алган яшьләр 1976 елның ноябрендә никахларын рәсми рәвештә теркиләр.

Укуны тәмамлагач, яшь гаилә Зәй районына күченеп китә. Анда яшәп, эшлиләр. Соңрак Түбән Камага килеп төпләнәләр. Өч бала тәрбияләп үстерәләр. Бүген биш оныкларының шатлыкларына сөенеп, аларга ярдәм итеп яшиләр.

Родные поздравляют супругов-долгожителей

Гыйләҗиевлар фикеренчә, ныклы гаиләнең нигезе — үзара хөрмәт, ышаныч һәм бер-береңне тыңлый белү. Уртак кызыксынулар табу, авырлыкларны бергә кичерү дә мөһим. Ярты гасыр бергә гомер итсәләр дә, аларның бер-берсенә булган мәхәббәте һәм хөрмәте һаман да шул ук.