Түбән Кама районының югары уку йортларында һәм көллиятләрендә белем алучы яшьләрне район башлыгының стипендиясенә үткәрелә торган «Ел студенты — 2026» муниципаль конкурста катнашырга чакыралар.
Укуда алдынгымы? Спортта, иҗатта зур уңышларга ирешәсеңме? Волонтерлык хәрәкәтендә яки җәмәгать эшләрендә актив катнашасыңмы? Алайса, үз казанышларыңны башкаларга күрсәтү мөмкинлеген кулдан ычкындырма!
Катнашу өчен үзеңнең уңышларыңны һәм казанышларыңны раслаучы документларны туплап, шәхси портфолио әзерләргә кирәк.
Гаризалар 20 ноябрьгә кадәр кабул ителә.
Үзеңне сынап кара, сәләтеңне һәм тырышлыгыңны күрсәт! Бәлки, нәкъ син «Ел студенты — 2026» исеменә лаек булырсың!
Альбина Вәлиева
MAX
