Түбән Камада туып-үскән җырчы Альбина Абрамова Татарстан Мәдәният министрлыгының «Мәдәнияттәге казанышлары өчен» күкрәк билгесенә лаек булды. Дәүләт бүләген аңа Казанда узган юбилей концертында тапшырдылар.
10 ноябрьдә җырчыга 30 яшь тулды. Шул уңайдан Казанның «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә аның юбилей концерты узды. Анда Татарстанның халык артистлары Венера Ганиева белән Вадим Захаров чыгыш ясады. Кичәне Гөлназ Сәфәрова алып барды, ул шулай ук чараның режиссеры да булды.
Альбина тумыштан күрү сәләте чикләнгән булуга карамастан, сәхнәдә зур уңышларга ирешкән. Аны еш кына танылган җырчы Диана Гурцкая белән чагыштыралар. Абрамова татар һәм рус телләрендә җырлый, халыкара конкурсларда җиңүләр яулый.

Юбилей кичәсендә Альбина өчен иң истәлекле мизгелләрнең берсе — дәүләт бүләген алу. Аны яраткан остазы Венера Ганиеваның үз кулыннан кабул итүе исә җырчыга аеруча зур шатлык китергән.
Кичәдә җырчыны туганнары, дуслары һәм авылдашлары да котлаган. Кызыл Чапчак авыл җирлеге башлыгы Бәгъдәнур Илдарханов аңа Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләкләр тапшырган.
Бүген Альбина Абрамова гаиләсе белән Казанда яши. Кызы Гөлсирин 2021 елның 23 апрелендә туган. Җырчы аңа бу исемне курсташы, Татарстанның атказанган артисты Гөлсирин Абдуллина хөрмәтенә кушкан.
Альбина Вәлиева
MAX
