Гадәттән тыш хәл килеп чыкканда, әлеге күнекмәләр кеше гомерен саклап калырга ярдәм итә. Түбән Камада «Россия Кызыл Хач» оешмасының Татарстан төбәк бүлеге инструкторлары иҗтимагый үзидарә советы рәисләре өчен махсус укулар үткәрделәр. Катнашучылар беренче ярдәм күрсәтү күнекмәләрен үзләштереп, зыян күрүчеләргә психологик бушану алымнарына да өйрәнделәр.

Борчылуны ничек җиңәргә, үз-үзеңне тынычландыру алымнары нинди? Психолог «хәлгә кайту» техникасын күрсәтә. Әлеге күнекмәләр шок халәтеннән чыгып, чынбарлыкны аек бәяләргә ярдәм итә. «Россия Кызыл Хач» оешмасының Татарстан төбәк бүлеге хезмәткәрләре Түбән Камада укулар үткәрделәр.

Беренче ярдәмне ничек дөрес күрсәтергә? Моны инструкторлар гамәлдә күрсәтеп аңлаттылар. Укучылар ролендә — Түбән Кама җирле үзидарә рәисләре. Алар өчен гадәттән тыш хәлләрдә дөрес эш итә белү аеруча мөһим. Чөнки үз микрорайоннарында бәла-каза булган очракта, вакыйга урынына еш кына иң беренчеләрдән булып нәкъ менә җәмәгать активистлары килә. «Кызыл Хач» инструкторлары күзәтүе астында алар зыян күрүченең хәлен дөрес бәяләргә, жгут салырга, кан агуны туктатырга өйрәнделәр.

Түбән Камада мондый укулар алга таба да дәвам итәчәк. «Кызыл Хач» хезмәткәрләре бу белемнәрнең беркайчан да кирәк булмавын тели. Әмма гадәттән тыш хәлдә югалып калмас өчен, аларны һәркем белергә тиеш!