Түбән Каманың Халык иҗаты йорты хезмәткәрләре әзерләгән «МУСА» музыкаль-поэтик тамашасы «Алтын лачын – 2026» («Золотой сокол – 2026») Бөтенроссия бәйгесендә иң яхшы хәрби-патриотик проект дип танылды.
Мәскәүдәге жюри бәяләвенчә, сәхнә әсәре «Россия Федерациясенең иң яхшы хәрби-патриотик проекты» исеменә лаек булган. Бу хакта Түбән Кама районы мәдәният идарәсенең социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә хәбәр ителә.
Бәйгегә илнең 60 төбәгеннән 270 гариза килгән. Шагыйрь-герой Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулуга багышланган «МУСА» тамашасы экспертларның иң югары бәясен алган.

Музыкаль-поэтик тамашаның авторы һәм режиссеры – Халык иҗаты йорты директоры урынбасары Марат Абдуллин. Ул сәхнә әсәренең эчтәлеген эшләгән, тарихи материаллар туплаган. Проект җитәкчесе һәм продюсеры – учреждение директоры Илнур Сәгыйтов. Ул команда эшен оештырган, проектны Россия күләмендә тәкъдим иткән. Тамашаны әзерләүдә шәһәр һәм район артистлары, җырчылары, музыкантлары, шулай ук техник белгечләр катнашкан.
«Алтын лачын – 2026» бәйгесендәге җиңү Түбән Кама мәдәнияте өчен зур казаныш булды.
Альбина Вәлиева
MAX
