Татарстанның атказанган артисты Илсөя Бәдретдинованың бердәнбер улы Нариман көзге чакырылыш кысаларында хәрби хезмәткә китә.
Җырчы бу хакта Яр Чаллыдагы концертында күз яшьләре белән сөйләгән.
Тамашачыларга мөрәҗәгать итеп, Илсөя Бәдретдинова улы өчен борчылуын яшермәгән. Аның сүзләренчә, Нариман ике көннән армиягә китә.
«Ул – минем бердәнбер улым, бөтен язмышым. Минем бүтән беркемем юк. Һәм ул армиягә китә. Улыма уңышлар теләгез, сау-сәламәт булсын», – дип мөрәҗәгать иткән җырчы тамашачыларга.
Альбина Вәлиева
MAX
