Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре изге эшкә кушылдылар. Алар авариядә зыян күрүчеләргә ярдәм итү өчен кан тапшырдылар. Акция юл-транспорт һәлакәтләрендә вафат булучыларны искә алу көненә багышлана. Кан бирү автоинспекторлар өчен ел саен үткәрелә торган күркәм гадәткә әйләнгән. Алар бу гамәлнең кемнеңдер гомерен саклап калырга мөмкин икәнен яхшы аңлыйлар.
Юллардагы фаҗигаләрне алар башкаларга караганда яхшырак беләләр. Һәр һәлакәтнең нинди аяныч нәтиҗәләргә китерүен үз күзләре белән күрәләр. Бүген исә үзләре ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә булышалар. Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре өчен бу акция — юллардагы фаҗигаләрне кисәтү, һәркемгә руль артында җаваплы булу кирәклеген искәртү мөмкинлеге.
Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләренең күбесе канны даими тапшыралар. Алар арасында «Россиянең мактаулы доноры» исеменә лаек булучылар да бар. Бу — кеше гомерләрен саклап калуга керткән өлеш өчен бирелә торган югары бәя.
Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре 10 литр кан тапшыра. Акциягә Түбән Каманың башка муниципаль хезмәткәрләре дә кушыла.
Гөлия Нигъмәтуллина
MAX
