Йөрәк түреннән чыккан җырлар. Махсус хәрби операциядә һәлак булган геройларның хатыннары һәм әниләреннән торган хор оешуга ярты ел тулды. Кыска вакыт эчендә коллектив тамашачы мәхәббәтен яулап өлгерә. Алар өчен җыр — күңелдәге сагышны уртаклашу, якыннары турындагы хатирәләрне саклау һәм рухи көч алу чарасы. Хәзер хорда катнашучылар патриотик җырлар бәйгесенә әзерләнәләр.
Сагыну, өмет белән көтү, якын кешеңне мәңге югалту ачысын әлеге хатын-кызлар үз йөрәкләре аша кичергәннәр. Шуңа күрә җырның һәр сүзе алар өчен аерым мәгънәгә ия.
Махсус хәрби операция геройларының хатыннары һәм әниләре хоры ярты ел элек «Ватанны саклаучылар» фонды ярдәме белән оешкан. Башта берничә хатын-кыз гына җыелса, бүген коллективта инде ике состав бар. Биредә алар күңелләренә юаныч, авыр чакта терәк һәм үзләрен аңлаучы дуслар тапканнар.
Түбән Каманың үзенчәлекле коллективы тамашачы күңеленә инде юл тапкан. Хорда катнашучылар үзләре дә репетицияләрнең күңелгә тынычлык бирүен, авыр уйлардан арынырга ярдәм итүен яшермиләр. Алда очрашулар күп булачак. Аларны муниципаль патриотик җыр бәйгесе көтә.
Гөлия Нигъмәтуллина
MAX
