Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашучыларга тыныч тормышка кайтырга һәм эш табарга ярдәм итәләр. Аларны эш белән тәэмин итү өчен аерым система булдырылган. Белгечләр ветераннарга һөнәр сайларга, кирәк булса яңадан укырга, сәламәтлек мөмкинлекләренә туры килгән эш урыны табарга булыша.
Бүген республикада 4,1 мең ветеран белән эш алып барыла, шуларның 2,9 меңе эшкә урнаштырылган. Бу эш «Кадрлар» илкүләм проекты кысаларында башкарыла. Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, 2023 елдан бирле «Россия эше» кадрлар үзәкләренә махсус хәрби операциядә катнашкан 730 кеше һәм аларның 297 гаилә әгъзасы мөрәҗәгать иткән. Нәтиҗәдә, 507 кеше эш белән тәэмин ителгән, 273 кеше яңа һөнәр үзләштерү өчен укырга җибәрелгән. Хәзерге вакытта тагын 73 кеше эш эзли.
Һәр ветеран белән шәхси карьера консультанты эшли. Ул кешенең сәламәтлек торышын һәм тормыш шартларын исәпкә алып, аңа туры килгән вакансияләрне сайлый, кирәк булса, яңадан укытуны оештыра. Максат — ветеранга гади эш урыны тәкъдим итү генә түгел, ә аның мөмкинлекләренә һәм тәҗрибәсенә туры килгән һөнәр табу.
Бүген ветераннар өчен 200дән артык һөнәри әзерлек юнәлеше бар. Шуларның 27се махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен генә каралган. Алар арасында пилотсыз очкычлар белән идарә итү һәм ясалма интеллект өлкәсендәге белгечлекләр дә бар. 2026 елда 108 ветеран яңа һөнәр үзләштерү өчен укырга җибәрелгән.
Республикада ветераннарны эшкә алырга әзер булган 545 эш бирүченең реестры төзелгән. Алар барлыгы 3,5 мең вакансия тәкъдим итә. Исемлеккә эре стратегик предприятиеләр, дәүләт оешмалары һәм урта бизнес вәкилләре кергән.
Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән ветераннар өчен махсус эш урыннары булдыруга да зур игътибар бирелә. 2026 елда республикада шундый 83 урын әзерләнгән, аларның 30ы махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен билгеләнгән. Эш бирүчеләргә кирәкле җиһазлар сатып алу һәм хезмәт хакы чыгымнарының бер өлешен каплау өчен субсидияләр бирелә.
Бу ярдәмнең нәтиҗәле булуын республика районнарындагы мисаллар да күрсәтә. Әлмәттә инвалидлыгы булган өч ветеранны эшкә урнаштырганнар. Аларның эш урыннарын махсус техника һәм уңайлы җиһазлар белән тәэмин иткәннәр. Азнакай районында дәүләттән бирелгән 197 мең сум субсидия ярдәмендә ветеран өчен авыр физик хезмәтне тулысынча механикалаштыру мөмкинлеге тудырылган. Казанда инвалидлыгы булган ветеранны картонажник вазифасына алганнар. Аның эш урынын җиһазлауга киткән чыгымнарны дәүләт каплаган. Республиканың күп кенә эре предприятиеләре дә махсус хәрби операция ветераннарын эш коллективларына кушу өчен үз программаларын гамәлгә керткән.
Альбина Вәлиева
MAX
