15 ноябрьдә Түбән Камага пилотсыз очкычлар һөҗүме нәтиҗәсендә җиде кеше зыян күргән. Аларның барысына да медицина ярдәме күрсәтелгән. Бу хакта шәһәр мэры Радмир Беляев хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, алты кешегә Үзәк район хастаханәсендә ярдәм күрсәтелгән. Тагын бер зыян күрүче — Росгвардиянең «Охрана» федераль дәүләт унитар предприятиесе хезмәткәре. Ул операциядән соң хастаханәдә дәвалана, аңына килгән.
Шәһәр мэры предприятиеләрдән кешеләрне вакытында эвакуацияләүне аерым билгеләп үткән. Ул идарәче компанияләрне, территориаль иҗтимагый үзидарәләрне һәм торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләрен һөҗүм вакытында халыкка хәбәр итү эшен дәвам итәргә чакырган.
Исегезгә төшерәбез, 15 ноябрьдә иртәнге сәгатьләрдә пилотсыз очкыч Менделеев урамындагы күпфатирлы йортның бер фатирына эләккән. Сәнәгать зонасындагы берничә объект та зыян күргән. Биклән станциясендә очкыч калдыклары этилбензол тутырылган цистернага ут каптырган.
Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов шул ук көнне Түбән Камага килгән, зыян күргән йортны һәм предприятиеләрне караган, шулай ук урында ашыгыч киңәшмә үткәргән.
Һөҗүм нәтиҗәсендә кеше үлеме очраклары теркәлмәгән. Шәһәрдә өзелгән кайнар су белән тәэмин итү тулысынча торгызылган.
Альбина Вәлиева
MAX
