Түбән Кама районының Благодатная авылында җиңел машина белән КамАЗ бәрелешкән. Юл-транспорт һәлакәте 14 ноябрьгә каршы төндә булган.
Беренчел мәгълүматларга караганда, сәгать 23:45 тирәсендә Рябиновая урамында ВАЗ-2114 автомобиле каршы як полосага чыккан һәм КамАЗ белән бәрелешкән. Йөк машинасы белән 42 яшьлек ир-ат идарә иткән.

Җиңел автомобиль йөртүчесе — 21 яшьлек егет — алган җәрәхәтләреннән һәлакәт урынында ук үлгән. Аның машина йөртү таныклыгы булмаган.
Бу хакта Түбән Кама районы буенча Дәүләт автоинпсекция бүлегенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Альбина Вәлиева
MAX
