Түбән Камада пилотсыз очкыч һөҗүменнән соң җылылык белән тәэмин итү һәм кайнар су бирү торгызылды. Бу хакта шәһәр мэры Радмир Беляев хәбәр итте.

«Җылылык бирү басымы көйләнгән, температура тиешле дәрәҗәгә җиткән. Белгечләр урыннарда системаларның эшен торгызды. «Татэнерго» АҖ хезмәткәрләренә, шулай ук һөҗүм нәтиҗәләрен бетерү өчен төне буе эшләгән коммуналь һәм авария хезмәтләре белгечләренә рәхмәт белдерәм. Халыкка сабырлыклары һәм аңлаулары өчен рәхмәт», – дип белдерде Радмир Беляев.

Су һәм җылылык белән тәэмин итүдә проблемалар сакланса, шәһәр мэры идарәче компаниягә мөрәҗәгать итәргә киңәш итә. Белгечләр килеп туган мәсьәләләрне оператив хәл итәргә тиеш.