14 ноябрьдә Түбән Камада шәһәр төзелешенә һәм нефть химиясе сәнәгатенә зур өлеш керткән ике легендар шәхес – Евгений Королев белән Николай Лемаевны искә алу чаралары узды. Аларның икесе дә бер көнне туган, әмма яшь аермалары – 16 ел.

Евгений Королевның эш урыны, шәхси әйберләре һәм фотосурәтләре бүген дә аның исемен йөрткән политехника көллияте музеенда саклана. Кунаклар өчен алар гади экспонатлар булса, беренче төзүчеләр өчен — үзе бер тарих. Һәрберсенең легендар шәхес белән бәйле үз истәлеге бар.

«Эшләү дәверендә миңа „Спецстрой“да прораб, участок начальнигы, өлкән инженер булып эшләгәндә Евгений Королев белән еш очрашырга туры килде. Шуңа күрә мин аны бик яхшы беләм. Ул һәрвакыт таләпчән булды, йөкләнгән эшләрнең берсүзсез үтәлүен таләп итте“, — дип сөйләде Түбән Кама шәһәренең мактаулы гражданины Фәтхулла Абдуллин.

14 ноябрьдә Евгений Королевка 113 яшь тулган булыр иде. Ул — «Татэнергострой» төзелеш идарәсе башлыгы, Социалистик Хезмәт Герое, Түбән Каманың мактаулы гражданины. Шәһәр төзелешенә һәм үсешенә зур өлеш керткән шәхес истәлегенә һәйкәл янында митинг узды. Катнашучылар һәйкәлгә чәчәкләр салды.

Королев исемендәге көллият студентлары да аның хезмәтен хөрмәт белән искә ала.

«Мин Евгений Никифирович Королев исемендәге көллияттә укыйм. Биредә белем алуыма бик шатмын, чөнки Королев шәһәребез төзелешенә зур өлеш керткән кеше», — диде студентларның берсе.

Бу көнне Түбән Каманың тагын бер күренекле шәхесе — Николай Лемаевны да искә алдылар. Быел аңа 97 яшь тулган булыр иде. Шәһәрнең мактаулы гражданины нефть химиясе комплексына нигез салучыларның берсе булды. Аның катнашында шәһәрдә күп кенә мәдәни, мәгариф һәм социаль объектлар төзелде.

Хәтер митингында шәһәр җитәкчеләре, предприятие вәкилләре һәм студентлар катнашты. Радмир Беляев беренче төзүчеләргә рәхмәтен белдерде һәм Николай Лемаев җитәкчелегендә башкарылган эшләрнең әһәмиятен билгеләп үтте.

«Кама буенда шундый матур шәһәр төзегән кадерле ветераннарыбызга рәхмәтемне белдерәсем килә. Быел Түбән Каманың 60 еллыгын зурлап билгеләп үттек. Декабрьдә юбилей елына йомгак ясаячакбыз. Сезнең алда баш иям! Николай Лемаев үз коллективы белән буш урында зур химия предприятиесе төзеде. Бүген ул — бөтен Көнчыгыш Европадагы иң эре нефть химиясе комбинаты», — дип белдерде Радмир Беляев.

Чарада катнашучылар шәһәр зиратына да барды. Алар легендар шәхесләрнең һәм беренче төзүчеләрнең каберләренә чәчәкләр салды.

Бүген Кама буендагы шәһәр үсешен дәвам итә. Түбән Каманың матурлыгы һәм казанышлары — аны барлыкка китергән, төзегән һәм үстергән кешеләрнең хезмәт нәтиҗәсе.