Түбән Камада Төзүчеләр урамындагы 23нче йорт янында озак вакыт бер урында торган автомобильне алып китүләрен сорыйлар. Бу хакта «Халык контроле Түбән Кама» төркеменә язылучыларның берсе хәбәр иткән.
Пост авторы сүзләренчә, машина биредә күптән тора, тәгәрмәчләренең һавасы чыккан. Автомобиль башка машиналарның йөрүенә дә комачаулый.

Кыш җиткәч, ташландык транспорт чарасы кар чистарту эшләрен дә катлауландырырга мөмкин. Шуңа күрә автор аны махсус урынга алып китүләрен сорый.
Альбина Вәлиева
MAX
