Түбән Каманың «Шәһәр электротранспорт» предприятиесе беренче трамвай вагонын яңартуны төгәлләде. Җәмәгать транспортына Белоруссиядә җитештерелгән кузов урнаштырылган.

Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы хакимиятенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Хәзер белгечләр вагонны эшләтеп көйләү һәм сынау эшләрен башкаралар. Алар тәмамлангач, трамвай шәһәр маршрутларына чыгачак.

Ел ахырына кадәр Түбән Камада барлыгы 11 трамвай вагонын яңарту планлаштырыла.