Түбән Камада Нефтехимиклар паркын реконструкцияләү дәвам итә. Эшләрне 2027 елның җәендә тәмамлау планлаштырыла.

Бу хакта шәһәр башлыгы Радмир Беляев хәбәр итте.

Паркта фонтан һәм булачак сәхнәнең нигезен монтажлыйлар, брусчатка җәяләр. Спорт үзәге һәм павильоннар өчен фундаментлар салынган, инженерлык челтәрләре сузу эшләре бара.

СИБУР вәкилләре, проектлаучылар һәм подрядчылар белән очрашуда спорт зонасы, балалар мәйданчыклары һәм кече архитектура формалары концепциясе турында фикер алышканнар. Шулай ук шәһәр чаралары, осталык дәресләре һәм очрашулар үткәрү планлаштырылган павильоннарның эчтәлеген билгеләү вариантларын караганнар.

Радмир Беляев сүзләренчә, реконструкция тәмамланганнан соң яңартылган паркның торышы һәм алга таба үсеше өчен кем җавап бирәчәге мәсьәләсе дә хәл ителә. Барлык эшләр график буенча бара.