18 ноябрь – Кыш бабайның туган көне! Аңа ничә яшь булуын беркем дә төгәл белми. Хәтта оныгы – Кар кызы да! Ә менә аның җырларга яратуы сер түгел. Әкияти кунак туган көнен НТРның «Җырлы сәфәр» проекты белән билгеләп үтте.

Кыш бабай музыкаль сынауда катнашып, таныш көйләрне беренче ноталардан танырга тырышты. Ул нинди җырларны үз итә? Музыкаль зирәклеген күрсәтә алдымы? Моны проектның яңа чыгарылышын карагач белергә мөмкин.

«Җырлы сәфәр»нең яңа чыгарылышын НТРның мессенджерларында һәм социаль челтәрләрендә карарга мөмкин. Проект һәр җомга чыга.