Интернет-мошенникларның алдау ысуллары гына түгел, аралашу телләре дә үзгәрә. Түбән Камада яшәүче блогер Ильяс Шәяхмәтовка чит илдәге күчемсез милекне рекламалаган хәбәр килгән. Әңгәмә татарча дәвам иткән, әмма ахыры көтелмәгәнчә тәмамланган. Егет бу хәлне MAX каналындагы сәхифәсендә уртаклашкан.

Башта Ильяска португал телендә Бразилиядәге бер торак комплекс турында реклама килгән. Блогер исә татарча җавап биреп, мондый тәкъдимнең үзенә кирәк булмавын белдергән.

Скриншот переписки блогера с мошенником

Әмма әңгәмәдәше бирешмәгән. Ул Ильясны рекламасына комачаулауда гаепләгән, акчасы булмавын искәрткән. Блогер да җавапсыз калмаган. Шуннан соң әңгәмәдәше үзенең аена 150 мең евродан артык акча эшләвен белдергән.

Ильяс моңа да үзенчә җавап кайтарган: аена 150 мең сум хезмәт хакы алган кеше спам хәбәрләр җибәреп йөрмәс иде, дип шаярткан.

«Игътибар! Мошенниклар татарча өйрәнгәннәр», — дип язган ул.

Блогер сүзләренчә, элек мондый кешеләргә татарча җавап язып, үзе дә күңел ача торган булган. Бу юлы исә килгән хәбәрнең тәрҗемәсен Google тәрҗемәчесе аша тикшереп караган. Тәрҗемәнең сыйфаты аны шактый гаҗәпләндергән.

Әлеге очрак интернетта аралашканда сак булырга кирәклеген тагын бер кат искәртә. Хәбәр нинди телдә килүенә карамастан, таныш булмаган кешеләргә шәхси мәгълүматларны бирергә һәм шикле сылтамаларга күчәргә ярамый.