Полиция хезмәткәрләре 55 мең сум акча урлауда шикләнелүче ир-атны тоткарлаганнар.

Урлау төнлә Мәктәп бульварындагы йортларның берсе янында булган. Видеокамера язмасында эскәмиядә йоклап утырган ир-ат һәм аның янындагы рюкзак күренә. Шул вакытта үтеп баручы кеше сумканы алып китә. Анда ир-атның шәхси документлары һәм 55 мең сум акчасы булган.

Рюкзагы югалуын ачыклагач, 27 яшьлек зыян күрүче полициягә мөрәҗәгать иткән. Җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре оператив-эзләү чаралары барышында урлаучының кем булуын ачыклаган һәм аны тоткарлаган. Ул 1983 елгы ир-ат булып чыккан.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.