«Рамазан ае бер мизгелдәй узып китте: бүген кояш баегач, мөселманнар Ураза бәйрәмен каршы ала, ә иртәгә бәйрәм итәчәк. Быел гает тагын бер олуг бәйрәм — мөбарәк җомга көненә туры килә, бу Ураза бәйрәменә тагын да зур тантаналылык өсти, ә җомганы аеруча мөбарәк итә. Мин сезне чын күңелдән бу бәйрәмнәр белән котлыйм!» — диде мөфти үз мөрәҗәгатендә.

Мөфти билгеләп үткәнчә, Рамазан ае — ул рухи чистарыну, ихласлылык һәм игелекле гамәлләр ае. Мөселманнар бу изге айда Раббыбызның рәхмәтен, ярлыкавын һәм гөнаһлардан азат булу бәхетен өмет итә. Рамазан аенда Аллаһ Тәгалә башка вакытларга караганда да мул фазыйләтләр иңдерә.

Ураза гаете — ул, беренче чиратта, тотылган уразалар һәм башка гыйбадәтләр өчен гөнаһлардан арыну бәйрәме. Ә ярлыкану, дип ассызыклады ул, — Раббыбызның безгә биргән иң олы бүләге.

«Шул ук вакытта мин сезне, хөрмәтле кардәшләр, бер изге нияткә чакырам: әйдәгез, Ураза бәйрәме хөрмәтенә без кемгә рәнҗегән булсак, шуларның барысын да гафу итик! Әйдәгез, безне аңлы рәвештә яки белмичә, очраклы рәвештә рәнҗеткән һәркемне гафу иткәнебезгә шаһит булыйк», — дип белдерде мөфти.

Мөфти аерым рәвештә, хәрби операция зонасында хезмәт итеп, Ватан сагында торган яугир-мөселманнарны да бәйрәм белән котлады. «Безнең мөселманнар үз сакчыларыбызның иминлеге хакына һәрчак догада булырлар», — дип ассызыклады Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Мөрәҗәгатен йомгаклап, мөфти барча мөселманнарга бәхетле, игелекле һәм имин тормыш теләде.