М. Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының «Тантана» театр конкурсы һәм премиясе комиссиясе утырышы узды.
Аның нәтиҗәләре буенча номинантлар билгеләнде, исемлектә түбәнкамалылар да бар.
Т. Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театры «Тантана» премиясенең 7 номинациясендә тәкъдим ителде:
- Икенче пландагы иң яхшы эпизодик роль — Алмаз Хөсәенов («Көз» спектакле);
- Икенче пландагы иң яхшы ир-ат роле — Раушан Әсәтов («Көз» спектакле);
- Иң яхшы хатын-кыз роле — Эльвира Әсәтова («Көз» спектакле);
- Иң яхшы хатын-кыз роле — Гүзәл Шәмәрданова («Галия» спектакле, «Зина» новелласы);
- Иң яхшы ир-ат роле — Юрий Павлов («Борһан йорты» спектакле);
- Актерлар ансамбле — «Борһан йорты» спектакле;
- Зур форматтагы иң яхшы спектакль — «Көз» спектакле.
Түбән Кама Яшь тамашачы театры:
- Актерлар ансамбле — «Чехов. Репетиция» спектакле;
- Эксперимент — «Чехов. Репетиция» спектакле.
«Тантана» премиясе театр сәнгатендәге күренекле казанышлар өчен бирелә һәм Татарстан Республикасында иң абруйлы премияләрнең берсе булып санала.
Премия җиңүчеләре 27 мартта — Халыкара театр көнендә билгеле булачак. Бүләкләү тантанасы Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театрында узачак.
Гөлия Нигъмәтуллина
MAX
