Ай буе дин кардәшләр таң атканнан алып кояш баеганчыга кадәр ашау-эчүдән тыелып, саваплы гамәлләр кылырга тырыштылар. Түбәнкамалылар кадерле кунакны ничек озата? Бәйрәм чаралары сәгать ничәдә башлана? Бу хакта алдагы материалда.
Түбәнкамалылар мәчеткә фитра садакасы тапшырырга киләләр. Җыелган акчага волонтерлар азык-төлек җыелмаларын сатып алып, аларны өлкәннәргә, мохтаҗларга өләшәләр. Гаеткә кадәр өлгерергә кирәк.
20 мартта мөселманнар Ураза гаетен бәйрәм итәчәк. Ул Рамазан аеның тәмамлануын аңлата. Ай буе дин кардәшләр таң атканнан алып кояш баеганчыга кадәр ашау-эчүдән тыелып, саваплы гамәлләр кылырга тырыштылар.
Салих хәзрәт Ибраһимов түбәнкамалыларны гает намазына чакыра. Бәйрәм иртәнге 7дә изге Коръән укудан башланачак. Сигезенче яртыда — бәйрәм вәгазе. Сигездә — гает намазы. Җәмәгать белән уку урамда да оештырылачак. Үзегез белән намазлык алып килү сорала.
Бу көнне мәчет тирәсендә хәләл әйберләр сату ниятләнә. Тагын бер матур йола — гаетнең икенче көннедә физик мөмкинлелкәре чикләнгән шәһәрдәшләрне кунакка дәшү.
Гөлия Нигъмәтуллина
MAX
