Тантанада Түбән Кама мэры Радмир Беляев, Татарстан цифрлы үсеш министры Илья Начвин, Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин катнашты.

Бердәм ситуацион үзәк реаль вакыт режимында видеокүзәтү камераларыннан, IP-домофоннардан һәм цифрлы платформалардан барлык мәгълүматны җыеп, аны анализлый.

Система барлык стратегик юнәлешләрне үз эченә ала: җәмәгать транспорты һәм торак-коммуналь хуҗалык эше алып барудан алып, сәламәтлек саклау, икътисад һәм мәгариф өлкәсендәге күрсәткечләргә кадәр. Бердәм базага шулай ук инвестицион проектлар, халык мөрәҗәгатьләре һәм саклау корылмалары торышы турында мәгълүматлар да кертелә.

Барлык оператив вәзгыять интерактив экраннарга чыгарыла, бу шәһәр җитәкчелегенә тиз арада карарлар кабул итәргә мөмкинлек бирә.

Өстәмә рәвештә махсус бот эшләнгән, ул көн саен төп күрсәткечләр буенча хисаплар формалаштыра һәм шәһәр җитәкчелегенә җибәрә.