Түбән Камада Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре «Тоннель» оператив-профилактик чара үткәрде. Рейдның максаты — юл хәрәкәте иминлеген арттыру һәм хокук бозуларны кисәтү.

Рейд барышында автоинспекторлар 20дән артык хокук бозу очрагын ачыклаган: ике йөртүче балаларны махсус утыргычсыз йөрткән, алтысы куркынычсызлык каешын такмаган, бер шофер таныклыксыз автомобиль белән идарә иткән, тагын сигезе кеше тонировка кагыйдәләрен бозган. Барлык хокук бозучыларга административ беркетмә төзелгән.

Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре машина йөртүчеләргә юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәүнең мөһимлеге турында искә төшерә һәм юлларда куркынычсызлыкка җаваплы карарга чакыра.