Экспозиция хәрби техника тора торган урында урнашачак. Ә Бөек Ватан сугышы экспонатлары мәңгелек ут янына күчереләчәк. Бүген — ветераннар, һәлак булган каһарманнарның туганнары өчен тарихи көн — һәйкәлнең нигезенә символик рәвештә беренче ташны салу тантанасы узды.

Дәүләт гимны яңгырый. Җиңү монументы янында — сугыш ветераннары, махсус операциядә һәлак булган каһарманнарның туганнары, волонтерлар. Кулларында — кәнәфер. Түбәнкамалылар якыннары истәлегенә урнаштырылачак һәйкәлгә чәчәкләр салалар.

Мемориалның проекты инде расланган. Һәйкәл гранит таштан коелачак. Янәшәсендә — бронзадан ясалган ике солдат фигурасы, шулай ук батырлык һәм кыюлык күрсәткән махсус операциядә катнашучыларның исемнәре язылган махсус такталар урнаштырылачак.

Яңа һәйкәл Җиңү монументы янында барлыкка киләчәк. Экспозиция хәрби техника тора торган урында урнашачак. Ә Бөек Ватан сугышы экспонатлары мәңгелек ут янына күчереләчәк. Монументны торгызуда өлеш кертергә теләүчеләр өчен «Игелекле эшләр» хәйрия фонды эшли. Ул Түбән Кама мэры тәкъдиме белән ачыла.