Чарада фәнни җәмәгатьчелек вәкилләре Тукайның иҗади мирасын саклау, тарихи хәтерне ныгыту, киләчәк буыннарга рухи байлык тапшыру, тарихи аң формалаштыру һәм яшьләргә патриотик тәрбия бирү кебек мөһим мәсьәләләрне комплекслы тикшерә.
Республика җитәкчелеге исеменнән конференцияне ачып, ТР Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашучыларны сәламләде. Ул, Татарстан галимнәренең татар әдәбияты классигының мәдәни истәлеген актуальләштерү, аның мирасын саклау һәм тарату юнәлешләрендә алып барган тырышлыклары өчен рәхмәт белдерде.
Ул искәрткәнчә, Татарстанда Габдулла Тукай истәлеген саклау өчен зур эшләр башкарыла. Муниципаль районнарда шагыйрьнең туган көне истәлекле чаралар, күргәзмәләр, шигъри бәйгеләр белән билгеләп үтелә. ТР Рәисе тарафыннан ел саен Тукай исемендәге Дәүләт бүләге тапшырыла. Шагыйрьгә багышланган объектлар реставрацияләнә, Россиядә генә түгел, чит илләрдә дә аның һәйкәлләре куела. Татарстан Фәннәр академиясе һәм Язучылар берлеге тарафыннан Тукай мирасын өйрәнү буенча зур күләмле тикшеренүләр алып барыла.
Фәрит Мөхәммәтшин, шагыйрьнең гуманистик, тормышчан поэзиясенең дөнья мәдәниятенең аерылгысыз өлешенә әверелүен билгеләп үтте. Аның әсәрләре күп телләргә тәрҗемә ителгән.
Конференциягә Россия, Төркия, Үзбәкстан, Казахстан, Кыргызстаннан йөздән артык галим һәм белгеч җыелды. Чара кысаларында биш тематик секция эшли, анда «Идеология һәм хакимият аспектында дәүләт коммеморация стратегияләре», «Иҗтимагый аңда һәм коллектив хәтердә Тукай образы», «Мәдәни киңлектә коммеморатив практикалар», «XX–XXI гасырларда Габдулла Тукайның иҗади мирасын актуальләштерү», «Татар мәдәниятендә һәм милли тәрбиядә Габдулла Тукайның роле һәм урыны» кебек темалар карала.
Конференция башланыр алдыннан, Габдулла Тукайның тормышына һәм иҗатына багышланган күргәзмә дә тәкъдим ителде.
Гөлия Нигъмәтуллина
MAX
