Бөек Ватан сугышы темасы фильмнарда да, фронтовиклар һәм бу коточкыч фаҗигане үз күзләре белән күргән кешеләр истәлекләрендә дә, фотосурәтләрдә, хатларда, шулай ук китапларда да чагылыш таба.

Вакыт узган саен әлеге вакыйгалар турында сөйли алырлык ветераннар саны кими бара. Әмма безнең кулда — китаплар. Алар арасында тарихи дөреслеккә нигезләнгән, кызыклы һәм тәрбияви әһәмияткә ия әсәрләр бихисап. Без аларны героик үткәнне онытмас өчен укырга, киләчәк буыннарга җиткерергә тиеш.

Патриотик тәрбия — ул бала күңелендә Туган илгә, аның табигатенә, туган авылына яки шәһәренә, халкының тарихына һәм мәдәниятенә мәхәббәт тәрбияләү. Әлбәттә, бу эшне бары тик китаплар аша гына алып барып булмый. Шуңа күрә китапханәбездә ел башыннан бирле бу юнәлештә максатчан эш алып барыла.

«Патриотларны үстерәбез» дип исемләнгән программа кысаларында төрле чаралар оештырыла. Алар арасында «Үз эшең белән туган ягыңны данла», «Россия — минем Ватаным» исемле интерактив экскурсияләр, «Георгий тасмасы», «Ветеран янәшәдә яши» кебек акцияләр бар. Бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнашучы солдатларыбыз да игътибардан читтә калмый: аларга рәхмәт һәм котлау хатлары языла, ярдәм чаралары үткәрелә.

Патриотик сәгатьләр барышында укучылар Бөек Ватан сугышы чорындагы хатларның әһәмияте белән танышалар, өчпочмаклы хатлар ясау серләренә өйрәнәләр. Балалар үз куллары белән хатлар язып, аларны солдатларга юллый.

Бүгенге шартларда туган илгә мәхәббәт тәрбияләү җиңел эш түгел. Заманның катлаулы сынаулары кайбер кешеләрдә өметсезлек тудыра, һәм бу халәт үсеп килүче буынга да йогынты ясый. Шуңа да карамастан, ватанпәрвәрлек — җәмгыятьнең һәр әгъзасы ил файдасына намус белән хезмәт иткәндә генә формалаша.

Чын ватанпәрвәр бүгенге белән генә түгел, ә киләчәк турында да уйлый, үз эш-гамәлләре белән илгә зыян китермәскә тырыша. Балалар күңелендә өмет, киләчәккә ышаныч уяту — безнең уртак бурычыбыз.

Резедә Вәлиева, шәһәрнең 7 нче балалар китапханәсе хезмәткәре