Әле күптән түгел Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театрында Татарстанның һәм Россиянең атказанган архитекторы, Габдулла Тукай исемендәге премия лауреаты, Түбән Кама шәһәренең Мактаулы гражданины Фирдәвис Хановка багышланган «Омтылыш. Җир һәм күкне тоташтырып» дип исемләнгән иҗат кичәсе узды.
«Җидегән чишмә» әдәби-музыкаль берләшмәсе оештырган әлеге очрашу күренекле архитекторның күпьеллык хезмәтенә, иҗат юлына һәм шәхесенә хөрмәт белдерүгә әверелде.
Кичә «Җидегән чишмә» гимны белән башланып китте. Алып баручылар Илнур Сәгыйтов һәм Диләрә Һадиева, тамашачыларны сәламләгәч, архитектураның мәгънәсе турында фикер йөрттеләр, фәлсәфә куерттылар. Һәр шәһәрнең үз йөзе, үз холкы була. Түбән Каманың шундый үзенчәлекле йөзен формалаштыруга Фирдәвис Ханов зур өлеш керткән.
Кичәнең төп герое сәхнәгә чакырылганчы ук, экранда аның иҗат юлын чагылдырган видеоязма күрсәтелде. Аннары тамашачылар Фирдәвис Гайнетҗан улын алкышлар белән каршы алды. Аның 75 яшьлек юбилее уңаеннан оештырылган кичәгә шәһәр җитәкчелеге вәкилләре, җәмәгать эшлеклеләре, сәнгать әһелләре, хезмәттәшләре, якташлары һәм якыннары җыелды. Архитекторны юбилее белән котларга Түбән Кама мэры Радмир Беляев та килгән иде.
Кичәгә шәхсән үзләре килә алмасалар да, Казан мэры Илсур Метшин һәм Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин да юбилярга үзләренең котлауларын һәм изге теләкләрен җибәргәннәр.
Ташларга җан өргән архитектор
1978 елда Казан инженер-төзелеш институтын тәмамлаган яшь белгеч Түбән Камага килеп, хезмәт юлын шәһәрнең архитектура бүлегендә башлый. Еллар дәвамында Фирдәвис Ханов шәһәрнең архитектура үсешендә актив катнаша, 1990 елдан 2013 елга кадәр баш архитектор булып эшли.
Бүген аның иҗади хезмәте белән бәйле корылмалар Түбән Камага үзенчәлекле төсмер бирә. Җиңү монументы, Үзәк җәмигъ мәчете, Габдулла Тукай исемендәге парк, Сабантуй мәйданы, авто-тимер юл вокзалы — болар шәһәрнең танылган урыннары гына түгел, ә аның тарихын, рухын һәм үсешен чагылдырган архитектура әсәрләре дә.
Кичә барышында алып баручылар тамашачыларны әлеге корылмаларның үзенчәлекләре белән таныштырды. Мәчетнең күккә омтылган гөмбәзләре, саклык банкы бинасының ныклыкны хәтерләткән кыяфәте, ЗАГСның нәфис аркалары турында шаян да, мәгънәле дә әңгәмә корылды. Габдулла Тукай исемендәге паркның әкият дөньясын хәтерләткән мохите, Сабантуй мәйданының табигый рельефка яраклаштырылып эшләнүе аерым игътибарга лаек булды. Фирдәвис Ханов иҗатының үзенчәлеге дә шунда: ул биналарны гади корылма итеп кенә түгел, ә кешеләр белән сөйләшә торган сәнгать әсәре итеп күзаллый.
Архитектура — хисләр теле
Кичәнең иң тәэсирле мизгелләренең берсе Түбән Кама вокзалына багышланган сәхнә күренеше булды. Сәхнәдәге хореографик композиция һәм вокзал тормышын сурәтләгән тәэсирле текст тамашачыларны уйланырга мәҗбүр итте. Кеше агымы, ашыгу, көтү, өмет — боларның барысы да бер киңлектә очраша. Ә архитектура шул хисләрнең шаһиты булып кала. Бу күренеш аша тамашачылар тагын бер кат шуны аңлады: архитектор өчен бинаның тышкы кыяфәте генә түгел, анда яшәүче, йөрүче, очрашучы кешеләрнең хисләре дә мөһим. Чөнки шәһәрне шәһәр итүче — аның корылмалары гына түгел, ә шулар арасында кайнаган тормыш.
Милли рух — һәр детальдә
Фирдәвис Ханов иҗатының аерым бер үзенчәлеге — милли архитектурага тугрылык. Аның проектларында татар халкының мәдәнияте, милли бизәкләре һәм рухи кыйммәтләре чагылыш таба. Шәһәрнең архитектура йөзе дә шул сәбәпле үзенчәлекле, кабатланмас төсмергә ия.
Кичәдә «Баламишкин» баянчылар коллективының чыгышы, «Илһам» вокаль ансамбле башкаруындагы җырлар милли рухны тагын да көчәйтте. Алып баручылар Фирдәвис Хановның милләтпәрвәр шәхес булуын ассызыклады. Туган халкыңны ярату, аның мәдәниятен аңлау һәм хөрмәт итү генә милли үзенчәлекләрне иҗатта чын күңелдән чагылдырырга мөмкинлек бирә. Фирдәвис Гайнетҗан улының хезмәте дә шушы фикерне раслый. Түбән Каманың милли архитектура үрнәкләре аша татар мәдәнияте шәһәр киңлегендә үз урынын тапты.
Күренекле архитекторны юбилее белән котларга килгән кунаклар арасында Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге җитәкчесе Рөстәм Ганиев та бар иде. Аның катнашуы да милли мәдәниятне, татар телен һәм рухи кыйммәтләрне саклауга хезмәт иткән шәхесләргә җәмәгатьчелекнең игътибарын күрсәтте.
Кичәдә җырчы Газинур Фарукшинның чыгышы да яңгырады. Тукай иҗаты белән бәйле видеоязма исә милли мәдәнияткә хезмәт итүнең әһәмиятен тагын бер кат искә төшерде.
Иҗат фәлсәфәсе
Алып баручыларның шаян диалоглары да кичәне җанландырып торды. Алар архитектура, иҗат һәм тормыш турында җитди фикерләрне җиңел, аңлаешлы итеп җиткерде. «Ташлар җансыз дисез инде. Сез аларга җан өрмәгәннән җансыз алар», — дигән фикер кичәдәге төп мәгънәләрнең берсенә әверелде. Чыннан да, кайчак корылманың башкалардан аерылып торуы өчен артык күп нәрсә дә кирәкми — соры гадилеккә бераз төс, җан һәм мәгънә өстәү дә җитә. Фирдәвис Ханов иҗатының асылы шушы фикер белән дә аваздаш яңгырады.
Шәхескә — хөрмәт, гаиләгә — рәхмәт
Кичәдә Фирдәвис Хановның хезмәттәшләренә, фикердәшләренә һәм якыннарына да сүз бирелде. Архитекторның иҗади юлын, шәхси сыйфатларын ачкан истәлекләр һәм котлаулар аның күпкырлы шәхес булуын тагын бер кат күрсәтте.
Туганнары исеменнән абыйсы Мөдәррис Гайнетҗан улы һәм кызы Айгөл сәхнәгә чакырылды. Бу мизгелләр кичәнең аеруча җылы өлешләренең берсе булды. Чөнки кеше нинди зур дәрәҗәләргә ирешсә дә, аның өчен гаиләсенең ышанычы, туганнарының мәхәббәте һәм якыннарының теләктәшлеге аерым әһәмияткә ия.
Архитекторны юбилее белән котларга сәнгать әһелләре дә килгән иде. «Мунча ташы» эстрада театры җитәкчесе Гамил Әсхәдулла юбилярга үзенең котлауларын җиткерде. Сәнгать һәм иҗат дөньясы вәкилләренең катнашуы кичәгә үзенчәлекле җылылык өстәде. Чөнки архитектура да, сәхнә сәнгате дә кешенең күңеленә юл табарга, тормышка матурлык һәм мәгънә өстәргә омтыла.
Юбилярны туган ягы белән бәйләүче кунакларның котлаулары да аерым урын алды. Казандагы Актаныш якташлары җитәкчесе Вәсим Вахитов, Актаныш җитәкчелеге һәм Актаныш якташлар җәмгыяте исеменнән килгән Наил Бәдретдинов та кичәдә катнашып, тәбрикләү сүзләрен әйтте. 83 нче балалар бакчасы мөдире Лилия Гыймранова да күркәм чарага килгән кунаклар арасында чыгыш ясады. Якташлар белән очрашу, туган якка бәйле истәлекләр һәм ихлас теләкләр юбилей кичәсенең эчтәлеген тагын да баетты.
Кичә ахырында юбилярның үзе сәхнәгә чакырылуы, аның чыгышы тамашаның төп ноктасына әверелде. Тамашачылар архитекторга күпьеллык хезмәте, шәһәргә һәм кешеләргә булган тугрылыгы өчен рәхмәт белдерде. Аңа сәламәтлек, иҗади дәрт һәм озын гомер теләделәр.
«Нардуган» ансамбленең чыгышы кичәгә бәйрәм рухы өстәде. Ә «Җидегән чишмә» кичәләренең матур традициясе буенча, чара азагында тамашачылар бергәләп «Туган тел» җырын башкарды.
Шәһәр белән бергә яшәүче иҗат
Фирдәвис Хановка багышланган бу иҗат кичәсе күренекле архитекторның хезмәт юлына күз салу гына түгел, ә шәһәребезнең үзенчәлеге, милли архитектураның әһәмияте һәм иҗатның көче турында уйлану мөмкинлеге дә булды. Еллар узар, буыннар алмашыр, әмма милли рух белән сугарылган корылмалар үзләренең әһәмиятен югалтмас. Чын иҗатның гомере аны тудырган кешенең гомере белән генә чикләнми — ул үзе төзегән шәһәр белән бергә яшәвен дәвам итә.
Инде язма ахырында шунысын да билгеләп үтү урынлы булыр: күренекле якташыбызга багышланган кичәнең тирән эчтәлекле сценариен Рүзәл Әхмәдиев язган
Фәрит Имамов
MAX