«Адымнар» гимназиясе укучылары махсус хәрби операциядә катнашучыларга актив ярдәм итә. Бу юлы алар «Игелекле йөрәкләр» төркеме волонтерлары оештырган коры душ әзерләү буенча мастер-класста булды. Бер дәрес эчендә балалар йөздән артык комплект әзерләде.
Коры душ — кыр шартларында су кулланмыйча шәхси гигиенаны сакларга мөмкинлек бирә торган комплект. «Игелекле йөрәкләр» волонтерлары «Адымнар» гимназиясе укучыларына аны әзерләү тәртибен күрсәттеләр.
Эш тәртибе белән танышкач, укучылар да эшкә кушылды. Бер дәрестә алар 100дән артык коры душ комплекты әзерләделәр.
«Адымнар» гимназиясендә хәрбиләргә ярдәм итү акцияләре даими уза. Укучылар, укытучылар һәм әти-әниләр мондый чараларда инде дүртенче ел катнаша.
«Игелекле йөрәкләр» төркеме өчен дә бу эш гадәти шөгыльгә әверелгән. Волонтерлар Түбән Каманың уку йортларында мастер-класслар үткәреп, балаларны ярдәм чараларын әзерләүгә җәлеп итә. Әзер комплектлар махсус хәрби операция зонасына җибәреләчәк.
Альбина Вәлиева
MAX
