Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан Түбән Камада «Халыклар дуслыгы – һәр чорда да» дип аталган фестиваль узды. Анда төрле милли-мәдәни җәмгыять вәкилләре үз халкының мәдәниятен, милли ризыкларын, җыр-биюләрен һәм гореф-гадәтләрен тәкъдим итте.

Халык иҗаты йорты фойесы чын дуслык мәйданчыгына әверелде. Үзбәкләр кунакларны милли музыка уен коралларында уйнап каршы алды, татарлар шифалы чәй һәм чәкчәк белән сыйлады, йон эрләү һәм өчпочмак ясау серләрен күрсәтте. Башкортлар, таҗиклар, чуашлар, удмуртлар һәм керәшеннәр кул эшләнмәләрен тәкъдим итте, үзләренең көнкүреше белән таныштырды.

Милләтләре төрле булса да, аларны туган телгә, мәдәнияткә һәм гореф-гадәтләргә хөрмәт берләштерә. Түбән Камада яшәүче төрле халыклар өчен уртак йортка әверелгән Халыклар дуслыгы йортында алар бер гаилә булып аралаша, бәйрәмнәрен бергә үткәрә.

«Бердәмлектә — көч. Барыгызны да бәйрәм белән!» — диде Халыклар дуслыгы йорты директоры Васил Хафизов. 

Түбән Кама мэры Радмир Беляев та бәйрәмдә катнашучыларны котлады. Ул милли мәдәниятне саклауга һәм үстерүгә өлеш керткән шәһәрдәшләргә рәхмәт хатлары тапшырды.

Җыр-биюләр, милли киемнәр һәм төрле халыкларның үзенчәлекле традицияләре бер мәйданда очрашты. Чара тагын бер кат Түбән Каманың төп байлыкларының берсе — биредә яшәүче халыкларның дуслыгы һәм бердәмлеге булуын күрсәтте.