2026 елның беренче тугыз аенда Түбән Кама муниципаль районының берләштерелгән бюджетына 10 миллиард 275 миллион сум акча кергән. Бу — еллык планның 73 проценты.

Бу хакта муниципалитетта узган киңәшмәдә район һәм шәһәрнең бюджет һәм финанс департаменты җитәкчесе Светлана Логинова хәбәр итте.

Гомуми керемнәрнең 5 миллиард 17 миллион сумын салым һәм салым булмаган керемнәр тәшкил иткән. Тагын 5 миллиард 258 миллион сум башка дәрәҗәдәге бюджетлардан түләүсез килгән.Скриншот прямой трансляции совещания

Төп керем чыганагы булып физик затларның керемнәренә салым кала. Ул 3 миллиард 859 миллион сум тәшкил иткән, ягъни барлык керемнәрнең 77 проценты. Икенче урында — 473 миллион сум күләмендә җир салымы.

Берләштерелгән бюджет чыгымнары 10 миллиард 43 миллион сум тәшкил иткән. Бу — еллык планның 68,9 проценты.
Бюджет учреждениеләренең түләүле хезмәтләрдән кергән керемнәре узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 12 процентка арткан һәм 378 миллион сумга җиткән. Шуның 143 миллион сумы хезмәт хакын түләүгә юнәлдерелгән.

Департаментта ел ахырына кадәр керемнәрне туплау, шул исәптән милек салымнарын җыю эшен көчәйтергә һәм бурычларны мөмкин кадәр киметергә чакырдылар.