Түбән Камада 49нчы балалар бакчасы яңартылганнан соң нәниләрне кабат кабул итә башлады. Түбәсеннән алып инженерлык челтәрләренә кадәр тулысынча ремонтланган бинага 58 миллион сумнан артык акча тотылган. Эшләр «Гаилә» милли проекты кысаларында башкарылган.
Тугыз ай дәвамында барган капиталь ремонттан соң балалар бакчасы яңа сулыш алган. Төркем бүлмәләре якты, җылы һәм уңайлы булган. Нәниләр өчен музыка һәм спорт заллары, өстәмә дәресләр үткәрү кабинетлары булдырылган. Ашханә дә заманча җиһазлар белән тәэмин ителгән. Мондагы уңайлыкларны Радмир Беляев килеп күрде.
Ремонт эшләре февраль аенда башланган. Дүрт дистәдән артык тарихы булган бинада җылыту, вентиляция, электр системалары һәм башка инженерлык челтәрләре яңартылган. Түбәсе, тәрәзәләре, ишекләре алыштырылган.
49нчы балалар бакчасының төп үзенчәлеге – балаларны татар халкының милли мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре нигезендә тәрбияләү. Яңартылган шартлар бу юнәлештә эшне тагын да нәтиҗәлерәк оештырырга мөмкинлек бирәчәк.
Капиталь ремонтка үз өлешен керткән белгечләргә рәхмәт хатлары тапшырылды. Радмир Беляев киләсе елда да мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрен яңарту дәвам итәчәген әйтте. Пландa – 83нче һәм 40нчы балалар бакчаларын ремонтлау.
Альбина Вәлиева
MAX