Ташлык авылында яшәүче Айдар Хәмзин үз ишегалдын кечкенә музейга әйләндергән. Биредә ул совет чорына караган көнкүреш әйберләрен һәм хезмәт коралларын туплаган. Алар узган буыннарның тормышы, яшәү рәвеше һәм гореф-гадәтләре турында сөйли.

Айдар Хәмзин — танылган төбәк тарихын өйрәнүче, тарихчы, Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге әгъзасы, Түбән Кама районының татар авыллары тарихын өйрәнү җәмгыяте рәисе. Ул күп еллар туган як тарихын өйрәнү, татар авылларының үткәнен барлау белән шөгыльләнә. Шулай ук авылдашларына шәҗәрәләр төзергә ярдәм итә, ата-бабалар турындагы истәлекләрне саклауга зур өлеш кертә.

Хәзер аның күпьеллык эзләнүләре нәтиҗәсендә тупланган тарихи ядкәрләрне үз ишегалдында күрергә мөмкин. Экспонатлар арасында элек һәр йортта диярлек кулланылган көнкүреш кирәк-яраклары, борынгы савыт-сабалар һәм төрле эш кораллары бар.

Шәхси музей белән беренчеләрдән булып Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре танышкан. Кунаклар Айдар Хәмзинның тарихи һәм мәдәни мирасны саклау юнәлешендәге эшчәнлеге белән танышкан.