2 ноябрь кичендә Түбән Каманың «Гаилә» паркында вандаллык очрагы теркәлгән. Билгесез кешеләр җәмәгать бәдрәфен җимергәннәр.
Паркка килүчеләр яшьләргә кисәтү ясаган. Әмма алар дорфа җавап биргән һәм каршылык күрсәткән. Шаһитлар полиция хезмәткәрләрен чакырткан, ләкин хокук бозучылар патруль килгәнче качып киткән.
Нәтиҗәдә, бәдрәфнең ишекләре һәм сантехника җайланмалары зыян күргән. Ремонт эшләре башлану сәбәпле, җәмәгать бәдрәфе вакытлыча ябылган.

Видеокүзәтү камераларыннан алынган язмалар хокук саклау органнарына тапшырылган. Хәзерге вакытта хокук бозучыларны ачыклау буенча оператив чаралар үткәрелә.
Вандаллык кылган кешеләрне полиция идарәсенә үзләре килергә һәм китерелгән зыянны капларга чакыралар.
Альбина Вәлиева
MAX