Шәһәрнең 11 нче урта мәктәбе китапханәсендә Түбән Каманың 60 еллыгына багышланган әдәби кичә узды. Очрашуда «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе әгъзалары катнашты.

Берләшмәне армый-талмый ун елдан артык җитәкләүче Рәсимә Харис кызы Нәбиуллина үзенең чыгышында кыскача гына «Кама таңнарының» тарихы белән таныштырып узды. Айдар Хәлим һәм Рәхмай Хисмәтуллин 1968 елда берләшмәнең беренче утырышларын үткәрәләр. Анда күбесе Түбән Кама шәһәре төзелешләрендә, химия комбинаты цехларында эшләүче гади хезмәт кешеләре була: Мизхәт Хәбибуллин һәм Мөхәммәт Шәйхи — тимер эретеп ябыштыручылар; Фәннур Сафин һәм Рифкать Имаев — химия комбинатында слесарь-аппаратчылар; Мөслах ТаҖи һәм Фәтхулла Абдуллин — төзелештә прораблар… Рәсимә Нәбиуллина шулай ук Түбән Камага багышланган тирән эчтәлекле шигырьләрен сөйләде.

«Кама таңнары» берләшмәсендә тәҗрибәле шагыйрә — Фәнүзә Сабирова. Шигърият иленә юлламаны аңа 1972 нче елны Рахмай Хисмәтуллин бирә. Бүген исә «Һәр мизгеле кадерле» һәм «Кайтып килик яшьлекә» китаплары авторы Фәнүзә Фәрди кызы үзе яшь шагыйрьләрне әдәби осталыкка өйрәтә.

Мирзанур Шәймурзин — 2017 елдан «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе әгъзасы. «Саулармысыз, дуслар» һәм «Гомер агышлары» дип аталган шигъри тәлгәшләр тупланган ике җыентыгы дөнья күргән. Ул туган телгә, туган якка мәхәббәт белән сугарылган шигырьләрен укып, кичәгә тагын да ямь өстәде.

Шагыйрә Фәнүзә Сабирова үзе язган шигырьләрне укый
Шагыйрә Фәнүзә Сабирова үзе язган шигырьләрне укый // Фотолар шәхси архивтан

Кичә барышында укучылар очрашуга килгән язучыларның шигырьләрен яттан сөйләделәр. Очрашуда «Кама таңнары» берләшмәсе тарихына багышланган видеопрезентация тәкъдим ителде.

Кунаклар мәктәп китапханәсенә үзләренең китапларын бүләк иттеләр. Кичәне оештыруда мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучылары методсоветы җитәкчесе Светлана Павлова зур көч куйды. Мондый бай эчтәлекле әдәби очрашуларны «Кама таңнары» шәһәребезнең башка уку йортларында да үткәрергә әзерләнә.

Фәрит Вагыйзов, «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе әгъзасы