Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан Түбән Камада балалар поликлиникаларының эш тәртибе үзгәрә. 3–6 ноябрь көннәрендә табиблар махсус график буенча кабул итәчәк.

Поликлиникаларның эш тәртибе:

3 ноябрьдә барлык поликлиникалар гадәти режимда — 7:00дән 18:00гә кадәр эшли.

4 ноябрьдә (бәйрәм көне) дежур табиблар 2нче балалар поликлиникасының фильтр кабинетында кабул итә. Ул Менделеев урамындагы 45нче йортта урнашкан. Эш вакыты — 8:00дән 14:00гә кадәр. Шул ук вакытта хезмәткә яраксызлык кәгазьләре бирү кабинеты да эшләячәк.

5 ноябрьдә балалар поликлиникалары 7:00дән 18:00гә кадәр эшли. Өйгә табиб чакырту өчен 8:00дән 13:00гә кадәр мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

6 ноябрьдә дежур табиблар 2нче балалар поликлиникасының фильтр кабинетында кабул итәчәк. Эш вакыты — 8:00дән 14:00гә кадәр. Хезмәткә яраксызлык кәгазьләре бирү кабинеты да шул ук вакытта эшләячәк.

Ашыгыч медицина ярдәме кирәк булганда

Бәйрәм һәм ял көннәрендә балада йогышлы авыру билгеләре көчәеп, температурасы күтәрелсә, ата-аналарга Менделеев урамындагы 46нчы йортның 1нче корпусында урнашкан йогышлы авырулар бүлегенең кабул итү бүлмәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Баланың гомеренә яки сәламәтлегенә куркыныч янаган очракта, ашыгыч медицина ярдәме чакырырга яки стационарның кабул итү бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Өйгә педиатр чакырту өчен телефоннар:

  • 44-77-77;
  • 44-77-76;
  • 44-77-75;
  • 44-77-74;
  • 44-77-73;
  • 44-77-72.