Түбән Кама үзәк район күппрофильле хастаханәсендә яңа белгеч эшли башлады. 1нче поликлиниканың 22нче участок табибы итеп Ижевск медицина университетын тәмамлаган Анастасия Бочарова билгеләнде.

Анастасия Чаллыда туып-үскән. Түбән Камага күченгәч, шәһәрне тиз арада үз иткән. Яшь белгечкә хезмәт фатиры бирелгән, шулай ук бер тапкыр бирелә торган акча түләнгән.

Белгеч инде ике айга якын пациентларны кабул итә. Ул 1674 кешенең сәламәтлеге өчен җаваплы. Яшь табиб коллективтагы дустанә мохитне һәм остазлык системасын уңай бәяли. Алга таба да һөнәри күнекмәләрен үстерергә җыена.