Чуваш яшьләрен берләштерү һәм туган телне саклау. «Аталан» форумы Түбән Камада Татарстанның 27 районыннан 300 гә якын укучыны җыйды. Чара икенче ел рәттән 34 нче гимназиядә уза. Әлеге уку йорты чуваш мәдәниятен үстерү юнәлешендә үрнәк булып тора. Укучыларның уку күрсәткечләре дә югары.
Хәзерге заман чуваш төркеменең музыкаль клибыннан өзекне балаларга видеоролик авторы һәм режиссёры Евгений Гришин үзе тәкъдим итә. Бүген ул «Аталан» форумында лектор буларак чыгыш ясый. Укучыларга туган телдә — чувашча матур һәм кызыклы видеолар төшерү серләрен өйрәтә.
Форумның төп катнашучылары — республика районнарындагы чуваш телен тирәнтен өйрәнүче мәктәп укучылары. Чара лекцияләрдән һәм остаханәләрдән тора. Быелгы форумның төп темасы — ясалма фәһем.
Быел «Аталан» форумы оештырылуга 10 ел тула. Соңгы ике елда ул Түбән Каманың 34 нче чуваш гимназиясендә уза. Әлеге уку йорты чуваш мәдәниятен саклау һәм үстерүгә зур өлеш кертә. Биредә укучылар туган телләрен үзләштерәләр, милли гореф-гадәтләрне хөрмәт итәргә өйрәнәләр.
«Аталан» форумы яшьләрне берләштерү, туган телгә һәм милли мәдәнияткә кызыксыну уяту өчен мөһим мәйданчык булып тора. Өч йөзгә якын укучы биредә яңа белемнәр алып, тәҗрибә уртаклашты һәм чуваш теленең бүгенге мөмкинлекләрен ачты.
Гөлия Нигъмәтуллина
MAX