Казанда легендар татар җырчысы Илһам Шакировның 90 еллыгына багышланган «Илһам» мини-сериалының беренче ике сериясен ябык форматта күрсәттеләр. Төп рольләрнең берсен Туфан Миңнуллин исемендәге татар дәүләт драма театры артисты Рөстәм Галиев башкарган. Ул җырчының әтисе Гыйльметдин образын тудырган.
Картинада Илһам Шакировның балачагы, үсмер еллары, мәхәббәте, гастрольләре һәм катлаулы язмышы сурәтләнә. Авторлар тамашачыга бөек җырчыны сәхнәдәге чыгышлары аша гына түгел, ә көчле холыклы, юмор хисенә ия, тирән кичерешләр кичергән шәхес буларак та ачарга тырышкан.

Фильмның өч сериясен дә 2027 елның язында телевидениедә күрсәтү планлаштырыла. Яңа елдан соң мини-сериалның тулы метражлы варианты Татарстан кинотеатрларында прокатка чыгачак. Аны татар һәм рус телләрендә карап булачак. Бу хакта «Татарстан – Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе директоры Илшат Әминов белдерде.
Альбина Вәлиева
MAX