Әби-бабайлардан сакланган борынгы йолага мәхәббәтне балалар бакчасыннан ук тәрбиялиләр. 83 нче мәктәпкәчә мәгариф учреждениесендә «Каз өмәсе» бәйрәме узды. Барысы да чынбарлыкчагыча. Балалар каз эшкәрттеләр, җырладылар-биеделәр, гореф-гадәтләрне күрсәттеләр. Матур итеп әзерләнгән декорацияләр һәм нәни артистларның оста уйнаулары тамашачыны битараф калдырмый.
83 нче балалар бакчасында бүген чын авыл мохите. Каз өмәсе гөрли! Хуҗабикәгә ярдәмгә туганнар, күршеләр һәм балалар җыелган. Һәркемнең үз эше бар. Күмәк хезмәт җыр-моң, уен-көлке белән үрелеп бара.
Каз йолку, юу, каурый сыдыру, мендәр тутыру... Нәниләр каз өмәсе эшләрендә генә түгел, иҗатта да сынатмыйлар. Җырлыйлар, бииләр, халык уеннарында катнашалар.

Каз өмәсе – татар халкының көзге бәйрәмнәрнең берсе. Авылларда бу көнне туган-тумача, күрше-күлән бергә җыелып, каз эшкәрткән. Әби-бабалардан калган йоланы 83 нче балалар бакчасында да кадерләп саклыйлар.
Казлар чистартылган, төп эшләр тәмам. Инде барысын да бәйрәм табынына чакыралар. Түрдә – татар халкының яраткан сыйларыннан берсе: каз мае белән майланган телеңне йотарлык коймак һәм кайнар чәй. Каз өмәсе табын артында дәвам итә.
Гөлия Нигъмәтуллина




MAX