Түбән Камада юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып, җәяүлеләр кичүендә калдырылган машиналар турында кая хәбәр итәргә кирәклеген искә төшерделәр.
Моңа шәһәрнең «Халык контроле» төркемендә урнаштырылган шикаять сәбәп булган. Пост авторы 38нче лицей янындагы җәяүлеләр кичүендә бер атнадан артык торган «ГАЗель» машинасына зарланган.
Аның сүзләренчә, йөк машинасы юлны каплый, шуңа күрә руль артында утыручылар җәяүлеләрне күрми. Әлеге кичү аша күбесенчә мәктәп укучылары йөри. Шәһәрдәш мондый хәлнең узган ел да кабатлануын билгеләп үткән.
Түбән Кама хакимиятенең матбугат хезмәтендә аңлатуларынча, мондый очраклар турында Дәүләт автоинспекциясенә хәбәр итәргә кирәк. Моның өчен дежур бүлекнең +7 (8555) 49-24-90 телефон номерына шалтыратырга яки ведомствоның интернет-кабул итү бүлмәсе аша фотолар белән рәсми шикаять юлларга мөмкин.
Моннан тыш, машина кую кагыйдәләрен бозу очракларын «Халык инспекторы» мобиль кушымтасы аша да теркәргә була. Мәгълүмат инспекторларга автомат рәвештә җибәрелә, алар тиешле чаралар күрә ала.
Альбина Вәлиева
MAX