«Бигеш» аэропорты пассажирлары рейсларның тоткарлануы яки очыш вакыты үзгәрүе турында MAX мессенджеры аша белә алачак. Моның өчен чат-ботка язылырга кирәк.

Сентябрь ахырында аэропорт үзенең чат-ботын эшләтеп җибәргән. Анда онлайн-табло, очышлар расписаниесе һәм белешмә өчен мәгълүмат бар. Пассажирлар үзләрен кызыксындырган рейсны сайлап, аның статусы үзгәрү турында хәбәрләр алуга языла ала.

Моннан тыш, чат-бот аша соңгы бер айда башкарылган рейслар турында да мәгълүмат алырга мөмкин.