30 ноябрьдә Түбән Каманың Халык иҗаты йортында шәһәр тарихына нигез салучыларга багышланган «Җидегән чишмә» әдәби-музыкаль кичәсе узачак. 

«Шәһәр булсын бүләгем...» дип исемләнгән хәтер кичәсендә беренче төзүчеләрне, аларның җитәкчеләрен искә алачаклар. Очрашу күренекле җәмәгать эшлеклесе Кәрим Вәлиуллинның якты истәлегенә багышлана.
Чара 15:00 сәгатьтә Халык иҗаты йортында узачак. Керү ирекле.