Түбән Камада «Һәр кошчыкка – җимлек» бәйгесенә йомгак ясаганнар. Быел муниципаль конкурска 100 эш тәкъдим ителгән. Бу – акция тарихында иң зур күрсәткеч.

Бу хакта Балалар экология-биология үзәге белгечләре социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр итте.

Балалар һәм аларның әти-әниләре җимлекләр ясауга иҗади якын килгән. Бәйгегә гадәти җимлекләр белән беррәттән, үзенчәлекле дизайнлы, катлаулы конструкцияле эшләнмәләр дә тәкъдим ителгән.

Специалисты ДЭБЦ Нижнекамска со специалистами оценивают кормушки сделанные детьми

Жюри әгъзалары җимлекләрне берничә критерий буенча бәяләгән. Аларның экологик яктан куркынычсыз, нык һәм кошлар өчен уңайлы булуы мөһим булган. Шулай ук азыкның яңгырдан һәм кардан саклануына да игътибар иткәннәр.

Оештыручылар әйтүенчә, җиңүчеләрне сайлау җиңел булмаган. Чөнки һәр эшкә балаларның һәм өлкәннәрнең тырышлыгы, канатлы дусларга ярдәм итү теләге салынган.