Түбән Камада ике машина бәрелешкән. Нәтиҗәдә, автомобильләрнең берсе юл читендәге яктырткыч баганасына килеп бәрелгән. Юл-транспорт һәлакәте Студентлар урамында урнашкан «Прага» сәүдә үзәге янында булган.
Авария төн уртасында булган. Бу хакта НТР 24кә вакыйганың шаһиты хәбәр иткән.
Бәрелешү мизгеле видеога эләккән. Кадрларда башта ике машинаның бәрелүе, аннары аларның берсенең баганага килеп керүе күренә.
Альбина Вәлиева
MAX